Казанда «Коррупциягә каршылык диалектикасы» IV бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып узды

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
Бүген Казанның Экономика, идарә һәм хокук институтында “Коррупциягә каршылык диалектикасы” IV бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Аның эшендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Дәүләт службасы һәм кадрлар бүлегенең башкаручы киңәшчесе Екатерина Питернова катнашты.
Конференция кысаларында түбәндәге мәсьәләләр тикшерелде:
– коррупция күренеше, аның башка күренешләр һәм процесслар белән бәйләнеше;
– коррупциянең политик, социаль, экономик һәм башка нәтиҗәләре;
– коррупциягә каршылык практикасына ретроспектив анализ;
– коррупциягә каршылык буенча чит илләр тәҗрибәсе;
– коррупциягә каршылык өлкәсендә хокукый инновацияләр;
– Россиядә һәм чит илләрдә коррупциянең детерминантлары;
– Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә коррупциягә каршылык тәҗрибәсе;
– коррупциягә каршылык чаралары системасы;
– коррупциягә каршылык өлкәсендә җәмәгать контроле;
– антикоррупцион мәгариф, агарту һәм пропаганда;
– антикоррупцион экспертиза һәм антикоррупцион мониторинг;
– антрикоррупцион политиканы программалаштыру.
Чараны Татарстан Президентының Антикоррупцион политика мәсьәләләре идарәсе, Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы, Экономика, идарә һәм хокук институтының Коррупциягә каршылык фәнни-тикшеренү институты үткәрде.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International