Кемеровода «Экотек-2014» күргәзмәсе бара

2014 елның 25 ноябре, сишәмбе
Кемерово шәһәрендә 2014 елның 25-28 ноябрендә “Экотек-2014” күргәзмәсе үткәрелә. Аның программасында фәнни-гамәли семинарлар күздә тотыла. Күргәзмәдә Россиянең һәм чит илләрнең индустриаль һәм көнкүреш калдыкларын җыю, утильләштерү, эшкәртү һәм урнаштыру, юынты суларны чистарту, су ресурсларын куллану, газларны, һаваны, туфракны чистарту, хезмәт саклау һәм индустриаль куркынычсызлык, аналитик контроль, энергия һәм ресурсларны саклау өлкәсендә эшләүче алдынгы компанияләре күрсәтелә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International