28 ноябрьдә «Саф караш» конкурсында җиңүчеләр бүләкләнә

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе
28 ноябрьдә 14.00дә “IT-парк”та республика яшьләренең “Саф караш” ачык социаль реклама конкурсына йомгак ясалып, анда җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Конкурсны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инде өченче ел рәттән үткәрә. Быел аңа Россиянең 53 субъектыннан меңгә якын эш тәкъдим ителде.
“Саф караш” конкурсы халыкны әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләренә җәлеп итү, яшьләргә экология өлкәсендәге теге я бу проблемага үз карашын белдерү мөмкинлеге бирү максатыннан үткәрелә.
Журналистлар 267-68-22 телефоны буенча аккредитацияләнә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International