Мәскәүдә энергетик эффектлылык һәм энергия саклау буенча 3нче ENES 2014 халыкара күргәзмәсе һәм конференциясе бара

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
2014 елның 20-22 ноябрендә Мәскәүдә энергетик эффектлылык һәм энергия саклау буенча 3нче халыкара күргәзмә һәм конференция үткәрелә. Анда Россиянең һәм чит илләрнең энергия компанияләре, министрлыкларда һәм тармак оешмаларында эшләүчеләр, акционерлар һәм инвесторлар, консультантлар, инжиниринг компанияләре, федераль, региональ һәм махсус матбугат чаралары вәкилләре катнаша. Конференциядә “Энергетик эффектлылык һәм энергетика үсеше” дәүләт программасын тормышка ашыру механизмнарын тикшерү, төрле индустрия тармакларында энергия сарыфын киметү юлларын чамалау, энергия саклау өлкәсендәге чит илләр тәҗрибәсе белән танышу ният ителә. Форум энергия саклау политикасын халыкара, федераль, региональ һәм муниципаль кимәлләрдә популярлаштыруга хезмәт итә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International