Татарстанда автоягулык станцияләрен мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системалары белән җиһазлау дәвам итә

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре Чаллыдагы “Автодорстрой” ҖЧҖдә һәм Түбән Камадагы “А.П.Демахин” хосусый предприятиесендә автоягулык станцияләрендәге нефть продуктлары коюның йомык системалары эше белән таныштылар. Система резервуарлардагы һәм ягулык тарату колонкаларындагы мотор ягулыгы парларын арытаба нефть базаларына илтеп рекуперацияләү өчен автоцистернага җыюдан тора. 2015 ел азагына кадәрге беренче этапта нефть продуктлары белән тәэмин итүчеләр үзләренең автоягулык станцияләрен расланган программа срокларына ярашлы рәвештә җиһазлыйлар. Чаллыда бүгенге көндә шундый системалар белән 72 АЗСның 30ы, ә Түбән Камада 29 АЗСның 15е җиһазланган.
Бу эшләр ягулык салу комплексларыннан атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгару белән бәйле техноген йөкләнешне шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International