Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе Мәүлетов урамы паркында өмә оештырды

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Казан Медицина колледжы студентлары белән бергә, Казанның Мәүлетов һәм Камай урамнары буендагы урман-парк зонасында өмә үткәрделәр. 1500 квадрат метр мәйданлы территориядән 30 капчык чүп-чар җыелды. Мондый чараларны колледж студентлар атна саен үткәрергә ниятли.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International