Экология министрлыгында 2015-2020 елларга Антикоррупцион программа расланды

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе
Россия Федерациясе Президентының “2014-2015 елларда коррупциягә каршылык буенча милли план турындагы” 11.04.2014 № 226 указын, “Татарстан Республикасында коррупциягә каршылык турындагы” 04.05.2006 № 34 ЗРТ Татарстан Республикасы законын, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “2015-2020 елларда Татарстан Республикасының коррупциягә каршылык политикасын тормышка ашыру” дәүләт программасын раслау турындагы” 19.07.2014 № 512 карарын үтәү йөзеннән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы 2015-2020 елларга Антикоррупцион программа әзерләп, аны 05.11.2014 № 793 п боерыгы белән раслады.
Программаның максаты булып коррупциянең сәбәпләрен ачыклау һәм бетерү (коррупциягә профилактика), коррупцияне тоткарлый торган шартлар булдыру, җәмгыятьтә коррупциягә каршылык формалаштыру тора.
Программаның тексты Министрлык сайтының “Коррупциягә каршылык” бүлегенә урнаштырылган.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International