Санкт-Петербургта «Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру: стратегияләрне һәм мәгънәләрне яңарту» XIII бөтенроссия форумы бара

2014 елның 28 октябре, сишәмбе
Бу көннәрдә Санкт-Петербургта “Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру: стратегияләрне һәм мәгънәләрне яңарту” XIII бөтенроссия форумы бара. “Креатив индустрияләрне төбәкләрнең һәм шәһәрләрнең инвестицион җәлеп итүчәнлек факторы буларак үстерү” дигән түгәрәк өстәл эшендә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов катнаша. Фикер алышуларда шәһәр һәм төбәк экономикаларын үстерүнең уңышлы модельләрен формалаштыруда креатив индустрияләрнең әһәмияте төп тема булачак. Аларда Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Воронеж шәһәрләреннән, Россиянең башка төбәкләреннән вәкилләр катнаша.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International