К(И)ФУда экологик хокук бозулар өчен юридик җавапка тартканда була торган проблемалар тикшерелде

2014 елның 27 октябре, дүшәмбе
Казан (Идел буе) федераль университетында “Европаның төньягында региональ идарәнең политик, экономик, социаль-мәдәни аспектлары” дигән XIII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Анда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов, Татарстаның, Мәскәү, Санкт-Петербург, Самар, Воронеж, Сыктывкар, Тверь, Оскол, Екатеринбург, Чиләбе, Түбән Новгород һәм башка Россия шәһәрләренең табигать саклау тармаклары вәкилләре катнашты. Конференция кысаларында экологик хокук бозулар өчен юридик җавапка тартканда була торган хокукый проблемалар тикшерелде.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International