Татарстан Экология министрлыгында халыкара Өлкәннәр көне билгеләп үтелде

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында күп еллар эшләгән хезмәт ветераннарына хөрмәт күрсәтелде. Аларга тәбрик һәм котлау сүзләрен министр Артем Сидоров җиткерде. Аның әйтүенчә, бу көн республиканың экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм табигый байлыкларга сак караш тәрбияләү эшенә күп көч һәм тырышлык салган кешеләргә тирән хөрмәт белдерү өчен тагы да бер форсат бирә.
“Күпләрегез әле дә җәмәгать эшендә актив катнаша, яшьләрне өлкән буын үрнәгендә тәрбияләргә булыша. Сездән шундый сүрелмәс кыйммәтләрне кадерләп кабул итү, буыннар бәйләнешен саклау һәркемнең бурычы булып тора дип саныйм”, – диелә Артем Сидоров котлавында. Ахырда ул ветераннарга ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер һәм якыннары белән татулык теләде.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International