«Мәктәп эко-патруле» конкурсына 600дән артык гариза керде

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
2014 елның 1 сентябреннән республикада “Мәктәп эко-патруле” конкурсы башланды, һәм аңа бер айда 600дән артык гариза керде. Казан, Зәй шәһәрләре, Чистай һәм Биектау районнары аеруча активлык күрсәттеләр.
Бүген Казан шәһәренең Идел буе районы 173нче урта мәктәбендә эко-клуб утырышы булып узды, анда актив укучылар, экологик агарту һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнеш бүлеге башлыгы Дамир Вәлиуллин, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары катнашты. Утырышта “Мәктәп эко-патруле” конкурсына гаризалар тикшерелде. Мәктәп янында чүп-чарлы урын табылу уңае белән, якын көннәрдә өмә үткәрергә карар ителде.
Конкурста Татарстан мәктәпләренең 1-11 классларында укучылар катнаша ала. Иң күп балл туплаган укучыларга кыйммәтле бүләкләр биреләчәк. Йомгаклар уку елы азагында.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International