«Чикләрсез табигать» VIII халыкара экология форумы

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе
2014 елның 23-24 октябрендә Владивостокта “Чикләрсез табигать” VIII халыкара экология форумы үткәрелә.
Бу форум ел саен үзенә төрле илләрнең күренекле фән эшлеклеләрен, җәмәгать оешмалары вәкилләрен җыя. Аның 2014 елгы төп темасы – “Экология һәм бизнес: тартышудан аңлашуга”. Форум кысаларында шулай ук “Тотрыклы үсеш һәм табигатьтән файдалану: чишелеш юллары”, “Су ресурслары: кичә, бүген иртәгә” дигән секция утырышлары, ЮНЕСКОның экологик юнәлешле Россия һәм чит ил кафедраларының түгәрәк өстәле, заманча табигать һәм ресурслар саклау технологияләре күргәзмәсе үткәреләчәк.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International