Экология министрлыгында Коррупциягә каршылык комиссиясе утырышы булып узды

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршылык комиссиясе утырышы булып узды. Көн тәртибендәге 6 мәсьәлә тикшерелде.
1. Социаль-экономик мониторинг буенча Татарстан Республикасы комитеты әзерләгән “2014 елның I яртысында антикоррупцион мониторинг”ны карау.
2. Социаль-экономик мониторинг буенча Татарстан Республикасы комитеты әзерләгән “Татарстан Республикасы халкының коррупция турындагы фикерләрен өйрәнү” социологик тикшеренү нәтиҗәләрен карау.
3. Министрлыкның вазифалы затлары эшчәнлегендәге коррупцион күренешләр турында массакүләм мәгълүмәт чараларында, шул исәптән Интернетта урнаштырылган, шулай ук “Ышаныч телефоны” аша, гражданнарның һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләре аша кергән белешмәләргә мониторинг нәтиҗәләрен карауны да кертеп, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Антикоррупцион программасы чараларының үтәлеше турында җыелма хисап.
4. 2013 елда һәм 2014 елның I яртысында юридик һәм физик затларга дәүләти хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын үтәү нәтиҗәләрен карау.
5. 2014 елның I яртысында норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый акт проектларына антикоррупцион экспертиза ясау буенча эш нәтиҗәләрен карау.
6. “Төньяк территориаль идарәдә антикоррупцион политика чараларын тормышка ашыру турында”.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International