Экология министрлыгында «Антикоррупцион хәбәрче» кварталлык журналы чыгарыла

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе
2014 елдан башлап Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында “Антикоррупцион хәбәрче” кварталлык журналы чыгарыла. Ул электрон басма булып тора һәм министрлык сайтының “Коррупциягә каршылык” бүлегенә урнаштырыла. Анда Татарстандагы антикоррупцион эшчәнлеккә күзәтүләр, журналистларның коррупциягә каршылык өлкәсенә караган материаллары, законнарга үзгәрешләр урын ала.
Кварталлык журналда тагы да тулаем Министрлыкның коррупциягә каршылык өлкәсендәге эшчәнлеге турында, шулай ук Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы каршындагы комиссиянең, Вазифа тәртибе таләпләрен үтәү һәм интереслар конфликтын көйләү комиссиясенең эшчәнлеге, Антикоррупцион программа чараларының үтәлеше һәм башкалар турында белешмәләр бастырыла.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International