Экология министры Артем Сидоров «XXI гасырда юрисдикция фәне һәм мәгарифе» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты

2014 елның 26 сентябре, җомга
Казан (Идел буе) федераль университетында “XXI гасырда юрисдикция фәне һәм мәгарифе” дигән, Казан университетының 210 еллыгына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Аның бер секциясе Казан һәм Мәскәү университетлары профессоры Владислав Петровның иҗади мирасына һәм хәзерге экологик хокук фәненә багышланган иде. “Татарстан Республикасының экологик политикасы аспектлары” дигән доклад белән экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров чыгыш ясады, анда Татарстанның 2007 елда кабул ителгән Экологик куркынычсызлык концепциясенең әле дә тормышка ашырылуын искәртеп узды. Министрның әйтүенчә, уртак тырышлыклар хәзерге социаль-экономик шартларда әйләнә-тирәлекнең сыйфатын яхшыртуга, экономиканың реаль секторын үстергәндә экологик тотрыклылыкны тәэмин итүгә юнәлтелә. Республиканың экологик политика инструментлары булып озайлы экологик программалар, предприятие һәм муниципалитетларның экологик куркынычсызлык программалары тора.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International