Экология министры Артем Сидоров Идел буе районы активистлары белән очрашты

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров “Автомобильсез көн” бөтендөнья акциясенә багышланган велоузышта катнашучылар белән очрашты. “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” бөтенроссия җәмәгать оешмасының Казан шәһәре Идел буе районындагы төбәк бүлекчәсе активистлары бу көндә вазифалык һәм хосусый автомобильләреннән баш тартып, велосипедка күчкән иде. Артем Сидоров аларга Татарстанда атмосфера һавасын яхшыртуга юнәлтелгән табигать саклау программалары турында сөйләде һәм республикадагы яшь буынны әйләнә-тирәлекнең торышын яхшырту буенча гамәли эшләргә җәлеп итүгә, актив яшәү позициясе тәрбияләүгә юнәлтелгән “Мәктәп эко-патруле”, “Саф караш” конкурсларында катнашырга чакырды.
Яшь гвардиячеләр Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов белән бергә Җиңү проспекты – Павлюхин урамы – Җиңү проспекты маршруты буенча йөреп уздылар.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International