«Һәр укучыдан сыерчык оясы»

2014 елның 26 марты, чәршәмбе
Татарстанның Теләче районында “Һәр укучыдан сыерчык оясы” конкурсы үткәрелә. 5 – 15 март көннәрендә район мәктәпләрендә һәм өстәмә белем оешмаларында укучылар үзләре ясаган сыерчык ояларын күрсәттеләр. Жюри аларны шундый номинацияләрдә бәяли:
– “Оптималь вариант” – кошлар ихтыяҗына иң нык туры килә торган оя;
– “Әкият сарае” – иң матур һәм үзенчәлекле сыерчык оясы;
– “Сәер һәм мәзәк” – иң сәер һәм мәзәк сыерчык оясы;
– “Караучыларга ошаган өчен приз” – иң күп тавыш алган сыерчык оясы;
– “Иң актив мәктәп” – конкурста иң актив катнашкан мәктәп.
Һәр номинациядә җиңүчеләргә I, II, III урыннар өчен дипломнар һәм истәлекле бүләкләр биреләчәк.
Конкурска йомгак ясау һәм иң яхшы эшләрне игълан итү – Теләче авылының “Батыр” спорт комплексы янында, 29 мартта 11 сәгатьтә үткәрелә.
Конкурсны оештыручылар – “Теләче индустриаль паркы” резидентлары.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International