«Халыкны һәм экономика объектларын су ресурслары белән гарантияле тәэмин итү мәсьәләсен чишү» дип аталган пленар утырыш

2014 елның 26 марты, чәршәмбе
Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә, “ЧИСТА СУ. КАЗАН” V махсус күргәзмәсе һәм конгрессы кысаларында, “Халыкны һәм экономика объектларын су ресурслары белән гарантияле тәэмин итү мәсьәләсен чишү” дип аталган пленар утырыш булып узды. Чараның модераторы – Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров иде. Утырышта Түбән Идел бассейны сулыклары идарәсе җитәкчесе Анатолий Быков, Әстерхан өлкәсе Хөкүмәте рәисенең тормышны тәэмин итү системаларын эшләтү һәм экологик куркынычсызлык буенча урынбасары Олег Полумордвинов һәм башкалар катнашты. Түбән Иделнең экологик балансын саклау, Татарстанның су мөнәсәбәтләре политикасын тормышка ашыру темаларына докладлар укылды, су чистартуда инновацион технологияләр куллануның Европа тәҗрибәсе каралды. Шулай ук “Татарстан Республикасы Гидрометеорология идарәсе”нең дәүләти күзәтүләр челтәре һәм аны үстерү перспективалары”, “Мәскәү шәһәре су объектларының торышы һәм тәҗрибәсе”, “Су объектларының төпке утырымнарына мониторинг: проблемалар һәм чишелешләр” дигән темаларга чыгышлар ясалды.
“ЧИСТА СУ. КАЗАН” V махсус күргәзмәсе һәм конгрессының эшен су хуҗалыгы өлкәсендәге алдынгы предприятиеләр белән бизнес-очрашулар дәвам итте.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International