Хөрмәтле гидрометеорология хезмәткәрләре!

2014 елның 22 марты, шимбә
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән ихлас котлыйм!
Гидрометеорология эшенең нәтиҗәләренә һәм сыйфатына хаклы рәвештә иң югары таләпләр куела. Миллионнарча кешенең сәламәтлеге һәм кәефе сез көн саен бирә торган йөзләрчә мең фаразның төгәл һәм җәһәт булуына бәйле. Сез халыкның экологик куркынычсызлыгында иң төп рольләрнең берсен уйныйсыз.
Бүген Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг идарәсе Росгидрометның иң яхшы төбәк идарәләре исәбендә тора. Моңа сезнең компетентлы һәм тату эшләвегез, үз бурычларыгызны яратып һәм тырышып башкаруыгыз аркылы ирешелде. Иң катлаулы мәсьәләләрне чишәргә, Татарстанның үсешенә шундый зур өлеш кертергә сезгә заманча фән казанышларын һәм технологияләрен һөнәри осталык белән куллану ярдәм итә дип ышанам.
Сезгә арытаба да һөнәри уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм шат кәефләр теләп калам!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International