Экология министры Артем Сидоров IT-лицей укучылары белән очрашты

2014 елның 21 марты, җомга
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Казан Федераль университетының IT-лицее укучылары белән очрашты. Очрашу кысаларында панель әңгәмәсе һәм лицей укучыларының Техник иҗат фестивале үткәрелде. Лицей укучылары экологик юнәлешле проектларын тәкъдим иттеләр, аерым алганда – һава чистарту, калдыклар эшкәртү, электр энергиясен бәрәкәтләү технологияләрен, куркынычлы һәм керергә кыен урыннарда су, һава, туфрак пробасы алучы робот проектын. Иң яхшы эшләргә сертификатлар бирелде. Экология министры Артем Сидоров укучыларның актив позициясен билгеләп үтте, IT-лицей коллективына яшь буынга экологик белем биргәне өчен Рәхмәт хаты тапшырды. “IT-технологияләрдә без синергетик эффект күрәбез. Экология көнүзәк тема булып тора, теләсә кайсы тармак ничек тә булса экологиягә, энергия һәм ресурсларны саклауга, табигать саклау технологияләренә кагыла. Бүген без игътибарга лаеклы, дәвамлы һәм уңышлы, югары дәрәҗәле, күпсанлы эшләрне күрдек”, – дигән нәтиҗә ясады.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International