«Сыерчыклар кайтты» акциясендә катнашуга теркәлү 21 мартта башлана

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында “Сыерчыклар кайтты” еллык экологик агарту акциясе башлануга багышланган пресс-конференция булып узды.
“Сыерчыклар кайтты” – төп вакыйгасы сыерчыклар оялары һәм кош җимлекләре ясау буенча балалар конкурсы булган еллык табигать саклау акциясе ул. Аны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, Казан шәһәр башкарма комитеты катнашында “Максидом” йорт ремонтлау һәм төзү товарлары гипермаркеты оештыра.
Быел ул шәһәр акциясе булачак. Анда 6 яшьтән олырак һәр бала катнаша ала. Катнашучыларны теркәү 21 мартта www.maxi-konkurs.ru сайтында башлана. Шул сайтта акция белән тулырак танышырга һәм сыерчык оясы ясау буенча орнитолог киңәшләрен алырга мөмкин.
Йомгаклар 13 апрельдә 10.00дә Казан паркларының берсендә ясалачак.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International