«Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Энергия һәм ресурслар нәтиҗәлелеге: экологиягә караш» секциясе

2014 елның 19 марты, чәршәмбе
“Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Татарстан Республикасында энергия саклау, энергия һәм ресурслар нәтиҗәлелеген күтәрү көннәре” бара. Чара кысаларында бүген, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов рәислегендә, “Энергия һәм ресурслар нәтиҗәлелеге: экологиягә караш” дигән секция уздырылды. Экологик чиста һәм аз калдыклы, югары нәтиҗәле җитештерү системаларын төзү һәм үстерү, индустрия предприятиеләренең энергия һәм ресурслар буенча нәтиҗәлелеген күтәрү, ресурслары бәрәкәтсез куллану аркасында була торган тискәре экологик нәтиҗәләрне һәм аларның озайлы йогынтыларын булдырмау мәсьәләләре тикшерелде. Секция эшендә Россия төбәкләренең, ерак һәм якын чит илләрнең министрлык, тармак, предприятие, фәнни оешмаларыннан килгән җитәкчеләр, башкаручы белгечләр һәм экспертлар катнашты.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International