Идел аръягы территориаль идарәсендә – мәктәп экология түгәрәге шөгыле

2014 елның 17 марты, дүшәмбе
“Мәктәбемнең саулыгы” (мәктәп экология күзәтчелеге) фәнни-практик проектын тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе бинасында, 2нче Буа шәһәр мәктәбендәге экологик түгәрәкнең күчмә практик шөгыле уздырылды.
Мәктәп укучылары Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясенең Идел аръягы филиалы эшчәнлеге белән таныштылар, монда алар өчен Зөя елгасы суына лаборатор анализ буенча практик шөгыль үткәрелде.
Шуннан соң “түгәрәк өстәл” оештырылып, анда территориаль идарә белгечләре балаларның сорауларына җавап бирделәр, Буа районындагы экологик торыш, чистарту корылмалары, табигать саклау законнарын бозган өчен җаваплылык турында сөйләделәр
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе материаллары буенча
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International