Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты утырышы булып узды

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе
12 мартта Татарстан Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты утырышы булып узды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының туфракларны саклау һәм җир ресурсларын рациональ куллану өлкәсендәге законнарны үтәве турындагы доклад белән министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов чыгыш ясады. Чыгышта әйләнә-тирәлекнең торышына һәм пычрануына дәүләти мониторинг өлешендә Росгидромет идарәсе белән уртак эшләр дә билгеләп үтелде.
Экология министрлыгы туфраклар мониторингын расланган графиклар буенча башкара. Хәзерге вакытта күзәтүләрне Министрлыкның 8 махсус аналитик контроль инспекциясе 37 күзәтү ноктасында, шул исәптән аеруча саклаулы табигать территорияләрендә алып бара, пычраткыч матдәләрнең фон күрсәткечләре алына һәм бәяләнә, табигатьтән файдаланучыларның хуҗалык эшчәнлегенә дәүләти экологик күзәтчелек ителә.
Министрлык тарафыннан Татарстанның һәм Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең дәүләти мониторинг системаларын бергәлектә эшләтү өчен мониторинг нокталарын киңәйтү буенча тәкъдимнәр әзерләнгән.
Табигатьтән файдаланучылар эшчәнлегенә дәүләти күзәтчелек органнарының эшен координацияләү өчен Экология министрлыгы 2011 елда Татарстан Республикасының бердәм Экологик картасын булдырган.
Дәүләти һәм муниципаль милектә булган җирләрдә төзелеш объектларын урнаштыру өчен кишәрлекләр сайлаганда экологик таләпләрнең үтәлеше буенча Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы 2013 елда гражданнарның һәм юридик затларның 2734 мөрәҗәгатен караган.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге бозуларны ачыклау һәм булдырмау буенча эшне активлаштырган. 2013 елның июлендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары белән кабул ителгән Җир асты байлыкларына китерелгән зыянны исәпләү кагыйдәләре бозучыларга карата булган чараларны кискенләштерергә юл ачкан.
Экологик куркынычсызлык, туфракларны саклау һәм җирләрдән рациональ файдалану максатларында федераль законнарга үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр әйтелде.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International