26-28 мартта Казанда «Чиста су. Казан 2014» V Махсус күргәзмәсе һәм конгрессы үткәрелә

2014 елның 12 марты, чәршәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Хөкүмәте һәм Су ресурслары федераль агентлыгы ярдәмендә, 26 – 28 март көннәрендә “Чиста су. Казан 2014” дигән V Махсус күргәзмә һәм конгресс үткәрә.
“Чиста су. Казан” – янәшә узучы күргәзмәдән һәм конгресстан торган комплекслы чара ул, анда алдынгы технологияләр күрсәтүне тармак алдында торган проблемаларны тикшерү белән берләштерергә мөмкин булачак. Катнашучы компанияләр күргәзмәдә су ресурсларын яңадан торгызу һәм саклау, коммуналь һәм индустриаль су тәэминәте, юынты суларны чистарту, суны шешәләү өчен булган барлык төр җиһазларын һәм хезмәтләрен күрсәтәчәкләр.
Катнашуга гаризалар 2014 елның 19 мартына кадәр кабул ителә, адресы:
Россия, 420059, Казан ш., Оренбург тракты 8, “Казан ярминкәсе” ААҖ.
Тел./факс: (843) 570-51-27, 570-51-11, 570-51-23
E-mail: d1@expokazan.ru, office@expokazan.ru.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International