Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары атмосфера һавасын саклау кагыйдәләрен бозуларны ачыкладылар

2014 елның 7 марты, җомга
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә “Единство” гараж җәмгыяте ягыннан Чаллы, Яңа шәһәр, 52 комплекс, Җиңүнең 40 еллыгы урамы адресы буенча урнашкан 8нче “Зоренька” балалар бакчасы ягына таба бик күп төтен агылу турында гражданнардан хәбәр керде. Идарә белгечләре рейд оештырып, атмосфера һавасына чыгарылган пычраткыч матдәләрнең пробасын алдылар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, бер гаражда “Орион-Мет” ҖЧҖнең склады корылган булу, шуннан әйләнә-тирәлеккә атмосфера һавасын пычратучы матдәләр (углерод оксиды, азот диоксиды, корым) чыгуы ачыкланды. Факт буенча, “Атмосфера һавасына зарарлы матдәләр чыгару яисә аңа махсус рөхсәтсез зарарлы физик йогынты ясау” турыдагы РФ КоАП 8.21 1 ст. нигезендә, административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Материаллар Чаллы судына тапшырылып, аның карары белән “Орион-Мет” ҖЧҖ эшчәнлеге 30 тәүлеккә туктатылды.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе материаллары буенча
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International