1500гә якын мөрәҗәгать экологлар тарафыннан хәл ителгән

2026 елның 29 июне, дүшәмбе

1 гыйнвардан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 1815 мөрәҗәгать кергән, шуларның 1451е экологлар тарафыннан хәл ителгән.

Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 1047 мөрәҗәгать килгән. “Халык контроле” системасында 588 сорау теркәлгән. 78 шикаять “ПОС” кире элемтә платформасында һәм 102 - “Мәктәп экопатруле” аша килгән.

Иң күп мөрәҗәгатьләр калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру темасына - 573 мөрәҗәгать. Атмосфера һавасының сыйфаты буенча - 420, су буенча - 219, гомумтаралган файдалы казылмалар буенча-28 һәм башка мәсьәләләр буенча 575 хәбәр килгән.

Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнарын бозуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:

- “ПОС” кире элемтә платформасында;

- интернет кабул итү бүлмәсендә http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- “Халык контроле” системасында (“Экология” категориясе);

- “Мин - мәктәп укучысы” кушымтасында (“Мәктәп экопатруле” категориясе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International