Татарстанда атмосфера һавасының автотранспорт белән пычрану дәрәҗәсен киметүгә юнәлдерелгән “Чиста һава” акциясе дәвам итә.
Татарстан Республикасы Экология министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе һәм Татарстан Республикасы буенча Дәүләт Автонадзорының уртак эше кысаларында автомобильләрнең экологик стандартларга туры килүенә даими рәвештә тикшерүләр үткәрелә.
1 июньнән 859 автотранспорт чарасы тикшерелде: 647 җиңел машина, 29 йөк машинасы һәм 183 автобус.
9 автомобильдә артым ачыкланган, бу тикшерелгән машиналарның гомуми саныннан 1% тәшкил итә.
Экология министрлыгы хезмәткәрләре пычрану дәрәҗәсе артып китүе ачыкланган автотранспорт чаралары хуҗалары белән атмосфера һавасын саклау өлкәсендәге законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында аңлату әңгәмәсе үткәрделәр һәм административ хокук бозу турында беркетмәләр төзеделәр.
Тикшерүләр Казанда, Чаллыда, Югары Ослан, Чистай, Буа, Түбән Кама, Азнакай, Арча һәм Лениногорск районнарында уза.
Исегезгә төшерәбез, операция “Экологик иминлек” милли проектына ярдәм йөзеннән 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.