ТР Арбитраж суды Нурлат районы Башкарма комитетын санкцияләнмәгән чүплекне бетерергә мәҗбүр итте

2026 елның 23 июне, сишәмбе

Моңа кадәр Көньяк-Көнчыгыш инспекторлары Норлатның Лесоскладская урамында рөхсәтсез калдыклар туплауны теркәгәннәр иде.

Хокук бозуның гомуми мәйданы 90 кв. м тәшкил иткән.

Инспекторлар туфракка китерелгән зыян суммасын исәпләп чыгарганнар. Ул 75 мең сум тәшкил иткән.

Нурлат районы Башкарма комитетына экологлар хокук бозуны бетерү турында дәгъва һәм таләп юллаган.

Ләкин кабат чыкканда белгечләр чүплекнең бетерелмәгәнлеген ачыклаганнар.

Экология министрлыгы ТР Арбитраж судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте. Суд ведомство позициясен хуплады һәм хокук бозучыны чүплекне бетерергә һәм зыян суммасын түләргә мәҗбүр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International