1 гыйнвардан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 1747 мөрәҗәгать кергән.
Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 997 мөрәҗәгать килгән. “Халык контроле” системасында 576 сорау теркәлгән. 74 шикаять “ПОС” кире элемтә платформасында һәм 100 - “Мәктәп экопатруле” системасы аша килгән.
Иң күп мөрәҗәгатьләр калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру темасына - 554 мөрәҗәгать. Атмосфера һавасының сыйфаты буенча - 412, су буенча - 205, гомумтаралган файдалы казылмалар буенча - 23 һәм башка мәсьәләләр буенча 553 хәбәр килгән.
Бүгенгә 1363 мөрәҗәгать хәл ителгән, калганнары эштә.
Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнарын бозуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:
- “ПОС” кире элемтә платформасында;
- интернет кабул итү бүлмәсендә http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;
- “Халык контроле” системасында (“Экология” категориясе);
- “Мин - мәктәп укучысы” кушымтасында (“Мәктәп экопатруле” категориясе).