31 мартта «Эфир» телеканалында «Яңа иртә» программасында Татарстан Республикасының «Чиста булачак» яшьләр экология оешмасы проектлары координаторы Александр Пайгачкин чыгыш ясаячак.
Ул Президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган «Тыюлыклы Татарстан» проекты турында сөйләячәк. Тамашачылар проектны булдыру идеясенең ничек барлыкка килүен, аның катнашучысы кем була алуын һәм нинди чаралар планлаштырылуын беләчәк.
Иртәгә «Эфир»телеканалында 5:50, 6:50 һәм 7:50 сәгатьләрдә карагыз.
Исегезгә төшерәбез, 12-14 март көннәрендә «Байтик» сәламәтләндерү-мәгариф комплексы базасында «Тыюлыклы Татарстан»тыюлык эше буенча кадрлар мәктәбе узды. Интенсивта республиканың 12 районыннан 40 мәктәп укучысы һәм студент катнашты. Белем бирү программасы кысаларында Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгына экскурсия уздырылды, бу уникаль табигать белән танышу гына түгел, ә экологик туризмны популярлаштыруга һәм «экологик иминлек»милли проектының максатларына ирешүгә өлеш кертергә мөмкинлек бирде.