Экология министрлыгында 2026 елда Татарстан Республикасы экология министры Азат Җиһаншин рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең беренче утырышы булды.
Утырыш барышында Министрлыкның финанс һәм коррупциягә каршы эшчәнлегенең төп мәсьәләләре каралды. Катнашучылар 2025 елга бюджет үтәлеше, шулай ук федераль һәм республика бюджетларыннан табигатьне саклау чараларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән акчаларның тотылуы турында докладлар тыңладылар.
Экология министрлыгының 2025 ел һәм 2026 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Коррупциягә каршы программа чараларының үтәлеше турындагы җыелма хисабына аерым игътибар бирелде.
Утырыш кысаларында Үзәк һәм Идел Аръягы территориаль идарәләре җитәкчеләре тыңланды, алар бу идарәләрдә коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында сөйләделәр.
Утырышта министр урынбасарлары Илнур Гобәйдуллин һәм Алмаз тугушев, шулай ук Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары, «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Анна Баймяшкина һәм икътисад фәннәре докторы, РФ атказанган экологы Наил Газеев катнашты.
Утырыш йомгаклары буенча комиссия коррупциячел хокук бозуларны кисәтү һәм Министрлыкның коррупциягә каршы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча алга таба эшнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде.