Казан аграр университетында Экология министрлыгы инспекторлары Югары уку йортының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында укучы студентлары белән очрашты.
Укучылар алдында Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Руслан Аллаһвердеев чыгыш ясады.
Ул һөнәр үзенчәлекләре һәм территориаль идарәләр инспекторлары алдында торган төп бурычлар турында сөйләде. Студентларны су һәм һава пробаларын алуда экологлар куллана торган заманча тикшеренү методлары һәм техник җиһазлар белән таныштырдылар.
Очрашу азагында ведомство белгечләре студентларның сорауларына җавап бирделәр һәм аларны министрлыкка практикага чакырдылар.
Исегезгә төшерәбез, мондый һөнәри юнәлешле очрашулар һөнәрне популярлаштыруга һәм булачак белгечләрне экологлар эшенең практик ягы белән таныштыруга юнәлдерелгән.