Экология министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Апас районының Каратун бистәсендәге «Гөлчәчәк» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Мавыктыргыч экология дәресе үткәрделәр. Яшь экологлар «урманда чисталык»темасына чумды.
Интерактив дәрес барышында балалар урман буйлап виртуаль сәяхәткә чыктылар, анда алар ябалаклар, төлкеләр, кабаннар, куяннар һәм керпеләр турындагы белемнәре белән актив уртаклаштылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар урман кырыенда да, урманның тирәнлекләрендә дә очрый торган агачлар турында сөйләделәр.
Дәрестә табигатьнең пычрануы проблемасына аерым игътибар бирелде. Экология белгечләре танып белү мультфильмын күрсәттеләр, анда чүп-чарның урман экосистемаларына: үсемлекләргә, хайваннарга һәм сулыкларга нинди зыян китерүе ачык күренә иде. Балалар, мәсәлән, ташланган пыяла кыйпылчыгы хайваннарны имгәтеп кенә калмыйча, урман янгынына да сәбәп була алуын белделәр.
Чара күңелле сюрприз белән тәмамланды — барлык катнашучылар да экология министрлыгыннан тематик буяулар алды, алар алган белемнәрен иҗади формада ныгытырга ярдәм итәчәк.