Видеоконференция форматында узган ведомствоара эш төркеме утырышында 11 марттан 10 апрельгә кадәр Идел-Кама каскады гидроузелларының эш режимы килештерелде. Фикер алышуда Татарстан Республикасыннан ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин катнашты.
11 февральдән 5 мартка кадәр Куйбышев сусаклагычының биеклеге тотрыклы булып калды, Балтыйк системасы (БС) буенча 51,06-51,16 м чикләрендә тирбәлде. "Югары Ослан" гидропостының соңгы мәгълүматлары буенча, агымдагы дәрәҗә 50,95 м БС тәшкил итә.
Жигулев гидроузелының (Куйбышев сусаклагычының) өске бьефында биеклек билгесе 51,09 м БС ка җитә, бу 2025 елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 71 см га югарырак (50,38 м БС).
Фаразлар буенча, 2026 елда Куйбышев сусаклагычының язгы тулуы апрельнең беренче декадасында, узган ел белән чагыштырганда якынча ике атнага соңрак башланачак.
Росгидромет хәбәр иткәнчә, 28 февральгә Идел-Кама каскады бассейнының кар капламындагы су запасы нормадан 138% тәшкил итә.
Карала торган чорга Росводресурслар тарафыннан гидроузелларның түбәндәге эш режимнары тәкъдим ителде:
Куйбышевский: секундына уртача чыгым 6300-6500 куб метр;
Түбән Кама: гидроузел плотинасы янындагы югары бьефта су биеклеген 62,7-63,75 М БС тамгаларында тотып.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы гидроузелларның тәкъдим ителгән эш режимын хуплады.
Эш режимнарын билгеләү турында рәсми күрсәтмәләр Росводресурслар сайтында бастырылган. Киләсе утырыш апрельнең беренче декадасына планлаштырылган.