Экология министры Азат Җиһаншин Нурлат районы сессиясендә катнашты

2026 елның 13 феврале, җомга

ТР экология министры Азат Җиһаншин Нурлатка эш визиты белән килде. Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев белән бергә министр 8 нче мәктәпне һәм яңа спорт залын карады.

Пленар утырыш башланганчы нурлатлылар район казанышларына багышланган күргәзмә оештырдылар. Азат Җиһаншин техниканы, шулай ук җирле предприятиеләр һәм волонтерлык оешмалары продукциясен карап чыкты.

Йомгаклау сессиясендә катнашучылар районның икътисади һәм социаль нәтиҗәләре турында сөйләделәр һәм 2026 елга бурычлар куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International