Буа районының «Каенкай» балалар бакчасында табигатькә сакчыл караш турында Экология дәресе үткәрелде.
Идел аръягы идарәсе инспекторлары балаларга кешенең әйләнә-тирә дөнья белән тыгыз бәйләнеше һәм планетабызның киләчәге турында ни өчен һәрберебезгә уйланырга кирәклеге турында сөйләделәр. Балалар суны һәм утны экономияләргә, кәгазь һәм пластик шешәләрне эшкәртүгә тапшырырга, чүп-чар сибәргә һәм үсемлекләрне һәлак итәргә ярамавын истә калдырдылар, ә иң мөһиме, алар кешенең табигать һәм әйләнә-тирә дөнья алдында җаваплы булуын аңладылар.
Алынган белемнәрне ныгытырга «калдыкларны дөрес Сортла» уены һәм экология темасына табышмаклар ярдәм итте.
Экоурок азагында балаларга министрлыктан «Экология мәктәбе» буяу китаплары бүләк иттеләр. Әлеге бүләкләр ярдәмендә балалар экологик культура нигезләрен үзләштерүне дәвам итә алачаклар.