Очрашуда Татарстанда “Экологик иминлек” милли проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре һәм республика сәнәгать секторының экологик җаваплылыгын арттыру юллары турында фикер алыштылар.
РЭҖнең (Россия экология җәмгыяте) Татарстан бүлеге үсешенә һәм аның хакимият, бизнес һәм җәмгыять арасындагы экологик бурычларны хәл итүдәге роленә аерым игътибар бирелде.