Алабуга территориясен күчмә тикшерү барышында Кама буе идарәсе инспекторлары рөхсәтсез чүплек тапкан. Яр Чаллы шоссесында белгечләр көнкүреш калдыкларын агызуны теркәгәннәр.
Хокук бозу мәйданы 127 кв. м тәшкил иткән.
Хокук бозу муниципаль җирдә теркәлгәнлектән, Алабуга районы Башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләренә юл куелмавы турында кисәтү һәм хокук бозуны бетерү турында таләп бирелде.