Чаллы шәһәре территориясен тикшерү барышында Кама буе идарәсе инспекторлары законсыз чүплек теркәгән. Моторная урамында ТР Экология министрлыгы белгечләре төзелеш һәм ремонт эшләре калдыкларын рөхсәтсез урнаштыру урынын ачыкладылар.
Хокук бозу мәйданы 39 кв. м тәшкил иткән.
Муниципаль җирдә законсыз чүплек теркәлгәнлектән, Чаллы шәһәре Башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куелмавы турында кисәтү һәм хокук бозуны бетерү турында таләп бирелде.