ТР Экология министрлыгы белгечләре Түбән Камадагы предприятие өчен дистанцион профвизит үткәрделәр

2026 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

ТР Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары “ПИКАМ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәрләренә профилактик визит ясадылар.

Профилактик визит “МП Инспектор” кулланып үткәрелде. Кушымта инспекторларның эшен оптимальләштерергә һәм реаль вакыт режимында сораулар бирергә, кирәкле мәгълүматларны һәм документларны бирергә мөмкинлек бирә.

Чара барышында инспекторлар хезмәткәрләргә табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен үтәүгә юнәлдерелгән төп чаралар турында мәгълүмат бирделәр. Шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә билгеләнгән таләпләрне үтәмәгән өчен җаваплылык чараларын аңлаттылар. Министрлык белгечләре тарафыннан I-IV класслы хәвефлелектәге калдыкларны паспортлаштыру кагыйдәләре, 2-ТП (калдыклар) федераль статистик күзәтү формасы буенча калдыклар барлыкка килү турында белешмәләр бирү, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен түләүне вакытында кертү һәм атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруның стационар чыганакларын инвентаризацияләү буенча җентекле консультацияләр бирелде.

Исегезгә төшерәбез, профилактик визитлар министрлыкның Татарстан Республикасы предприятиеләрендә хокук бозуларны кисәтүгә һәм экологик культураны формалаштыруга юнәлдерелгән эшенең мөһим өлеше булып тора. 2025 елда Экология министрлыгы инспекторлары тарафыннан 126 профилактик визит һәм 262 консультация үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International