Экология министры Азат Җиһаншин Нурлат районында гражданнар җыенында катнашты

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

ТР экология министры Азат Җиһаншин беренче эш сәфәрен Экология министрлыгына беркетелгән Нурлат районына ясады.

Район башлыгы Дамир Ишкинеев белән берлектә ул Егоркино һәм Төрнәс авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең сорауларына җаваплар бирде. Җыелышларда 2025 елга йомгаклар һәм киләчәккә бурычлар яңгырады. 

Шулай ук визит кысаларында Табигатьне саклау ведомствосы башлыгы “Татнефтедор” ҖЧҖнең Нурлат автомобиль юллары идарәсендә булды һәм коллектив белән аралашты.

Очрашу бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Азат Җиһаншин район башлыгы белән бергә предприятиенең иң яхшы хезмәткәрләрен рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International