Татарстанда ”кара” җир асты байлыкларыннан файдаланучыларга каршы көрәшне көчәйтәләр

2026 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

ТР Экология министрлыгы табигатьне саклау прокуратурасы һәм хокук саклау органнары белән берлектә 2025 елда файдалы казылмаларны законсыз чыгаруга каршы көрәшне активлаштырды. 2025 ел йомгаклары буенча бу эш табигать ресурсларын һәм бюджет акчаларын саклауга юнәлдерелгән конкрет нәтиҗәләр китерде.

Экология министры Азат Җиһаншин хәбәр иткәнчә, ведомствоара тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә хокук саклау органнарына җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге хокук бозулар турында 145 материал җибәрелгән. Бу эш нәтиҗәсендә:

  • 4 млн сумлык 46 административ эш төзелгән.
  • Әйләнә-тирә мохиткә бәяләнгән зыян 30 млн сум тәшкил иткән.
  • 3 җинаять эше кузгатылган.

Аеруча резонанслы очраклар Кама елгасы акваториясендә законсыз ком чыгару белән бәйле. Әйтик, Түбән Кама районында “Төзелеш-Транспорт Компаниясе+” 7 млн сумлык зыян китергән. Эш арбитраж судында карала, предприятие җитәкчесенә карата җинаять эше кузгатылган.

Үтә күренмәлелекне арттыру өчен 2025 елда Экология министрлыгының бердәм цифрлы платформасы кысаларында “Җир асты” модуле эшләтеп җибәрелде. Хәзер барлык лицензияле җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның шәхси кабинетлары бар, бу чыгару һәм транспортлау күләмнәрен онлайн режимда контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

Бу базардан “соры” Һәм “кара” табучыларны кысрыклап чыгарырга тиешле заманча корал.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International