Иң яхшы экологларны Министрлыкның йомгаклау коллегиясендә бүләкләделәр

2026 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән уртак утырышында ведомствоның иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү булды.

Мактаулы исемнәрне, медальләрне һәм грамоталарны Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков һәм Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин тапшырды.

“Фидакарь хезмәт өчен” медале белән ТР Экология министрлыгының документлар үтәлешен контрольдә тоту бүлегенең өлкән белгече Мәрьям Шәрәпова бүләкләнде.

“Татарстан Республикасының атказанган экологы” дигән мактаулы исемгә ТР Экология министрлыгының гидрогеология һәм судан файдалануны җайга салу бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Наталия Чуйкова һәм ТР Экология министрлыгының әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе башлыгы Альберт Шубин лаек булды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белән Татарстан Республикасы Экология Министрлыгының Ык буе идарәсе башлыгы Марат Узаков һәм “Татарстан Республикасы Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе” ДБУнең экзоген геологик процесслар мониторингын алып бару бүлеге башлыгы Рәис Төхвәтуллин бүләкләнде.

Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология Министрлыгының Мактау грамотасы белән “ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе” ДБУнең геологик эшләрне оештыру һәм үткәрү бүлеге башлыгы Айрат Фәтрахманов һәм ТР Экология министрлыгының финанс контроле, исәп һәм хисап бүлеге әйдәүче белгече Резеда Хәкимуллина бүләкләнде.

Хезмәттәшләребезне лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International