Мәскәүдә Яшьләрең I бөтенроссия экология форумы үткәрелде

2013 елның 6 декабре, җомга
2013 елның 4 декабрендә Крокус Сити Холлда, Әйләнә-тирәлекне саклау буенча IV бөтенроссия съезды кысаларында, Яшьләрең I бөтенроссия экология форумы үткәрелде. Аның максаты булып яшьләрне әйләнә-тирәлекне саклау белән бәйле чараларга актив тарту һәм халыкта экологик культура формалаштыру торды. Форум кысаларында Россиянең төрле регионнарыннан килгән катнашучылар әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, табигать саклау эшчәнлегенең яңа юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Студентлар һәм мәктәп балалары агач утырту, чүп-чар җыештыру, сулыкларны саклау, экологик дәресләр үткәрү, волонтерлык хәрәкәтен оештыру һәм башка актуаль проектлар буенча үз тәҗрибәләре турында сөйләделәр. Моннан тыш, алар биологик төрлелекне саклауга, калдыкларны эшкәртүгә, предприятиеләрне җитештерүдә икенчел чимал куллануга актив җәлеп итүгә, чиста электр энергетикасы кертүгә, табигать саклау традицияләрен яңартуга, илдә экологик белем бирүне үстерүгә, махсус коммуникация чаралары ярдәмендә табигать саклау башлангычларын популярлаштыруга, ирекле акцияләр үткәрүгә, экотуризм һәм экологик белем бирү программалары әзерләүгә юнәлтелгән проектлар тәкъдим иттеләр һәм шул турыда фикер алыштылар.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International