Экология министры Александр Шадриков нурлатлыларны мәктәпнең 105 еллык юбилее белән котлады

2025 елның 17 декабре, чәршәмбе

Бүген Нурлат шәһәренең 8нче мәктәбендә укучылар укытучылар һәм чакырылган кунаклар белән бергә 105 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр.

Чарада ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев, ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе директоры урынбасары Виктор Никитенко һәм башкалар катнашты.

Юбилей уңаеннан мәктәптә яңа спорт залы, кабинет һәм балалар мәйданчыгы ачылды.

Нурлатлыларны мәктәп юбилее белән республиканың экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков котлады. Ул укучыларга уңышларга, яңа югарылыкларга ирешүләрен һәм үз күнекмәләрен камилләштерүләрен теләде.

Укучылар яңа кабинетта белем ала башлаганнар инде, ә спортчылар беренче күнегүләргә керешкәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International