Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары таләбе буенча Бөгелмәдә санкцияләнмәгән чүплек бетерелде

2025 елның 16 декабре, сишәмбе

Элегрәк ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Бөгелмә шәһәренә барып кайткан иде.

Территорияне тикшерү барышында инспекторлар «Автомобилист» бакчачылык ширкәтендә рөхсәтсез чүплек таптылар. Җир кишәрлегендә белгечләр җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлау фактын теркәделәр.

Чүплекнең мәйданы 54 кв.метр тәшкил итә.

Бөгелмә шәһәре башкарма комитетына хокук бозуны бетерүне таләп итеп дәгъва юлланды. Бүгенгә санкцияләнмәгән чүплек бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International