ТР Экология министрлыгына «Халык контроле» системасы аша халыктан мөрәҗәгать килде. Бөгелмә районы халкы Иске Исаково авылында төзелеш калдыкларын рөхсәтсез ташлауга зарландылар.
Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар һәм тимер-бетон ватыкларын һәм төзелеш кирпечен законсыз ташлау урынын теркәделәр. Законсыз чүплекнең мәйданы 1200 кв. м тәшкил итә иде, ә ташлауның гомуми күләме 1 метрга кадәр биеклектә 600 куб.м җиткән.
Иске Исаково авыл җирлеге башкарма комитетына дәгъва юлланды. Бүгенгә санкцияләнмәгән чүплек бетерелгән.