Питрәч районында Экология министрлыгы инспекторлары тарафыннан зур чүплек теркәлде

2025 елның 12 декабре, җомга

Питрәч районын тикшерү барышында үзәк идарә инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. Яңа Шигали авылында белгечләр асфальт-бетон калдыкларын рөхсәтсез җыю урынын теркәделәр.

Чүплекнең мәйданы 1770 кв.метр тәшкил итә.

Җир кишәрлеге милекчесенә (юридик затка) табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү һәм законсыз чүплекне бетерү турында таләп җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International