Зеленодольскта иң яхшы яшь экологларны ачыкладылар

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген 5 нче Зеленодольск гимназиясендә әйләнә-тирә мохитне саклау компетенциясе буенча «Профессионаллар» һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабын ябу тантанасы узды. Өч көн дәвамында укучылар проектлар эшләде һәм экология өлкәсендә үзләренең белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәттеләр.

Җиңүчеләрне ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева котлады. Ул барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм балаларга табигатьне саклау мәсьәләләрен өйрәнү юлында зур уңышлар теләде.

Чемпионат нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр:

1 урын – Марсель Усманов, Казан шәһәренең 87 нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбе;

2 урын – Замира Нәҗметдинова, Зеленодольск районының С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе;

3 урын – Гомәр Нуруллин, Зеленодольск районының 5 нче гимназиясе.

Экология министрлыгы чемпионатны оештыручы – В.П.Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллияте белән актив хезмәттәшлек итә. Көллияткә «Әйләнә-тирә мохитне саклау» компетенциясе буенча базалы белем бирү йорты буларак ышаныч белдерелгән. Чемпионат инде икенче ел Зеленодольскның 5 нче гимназиясе базасында уза. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International